news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Россия Мәгариф министрлыгы мәктәпләрдә флаг күтәрү стандартын раслады

Россия Федерациясенең мәгариф министры Сергей Кравцов Россия мәктәпләрендә флаг күтәрү стандартын раслады. Бу хакта ул РИА Новости хәбәр итте.

«Бүген мин илебезнең дәүләт флагын мәктәпләрдә күтәрү тантанасы стандартын имзаладым. Бу стандарт Россия Президенты каршындагы Геральдика советы рәисе белән килешенгән», – дип сөйләде Мәгариф һәм фән министры. Аның сүзләренчә, документта флаг һәм гербны күтәрү тантанасын үткәрү тәртибе җентекләп тасвирлана.

Исегезгә төшерәбез, яңа уку елының 1 сентябреннән уку атнасы башында Россиянең барлык мәктәпләрендә дә дәүләт гимны башкарылачак һәм флаг күтәреләчәк.

news_right_1
news_right_2
news_bot