Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Россиянең көньяктагы аэропортларына очышларны чикләү тагын бер атнага озайтылды
Росавиация Россиянең үзәге һәм көньягындагы аэропортларга очышларны вакытлыча чикләү режимын озайтты. Ул 7 апрельгә кадәр гамәлдә булачак, дип хәбәр итә Федераль һава транспорты агентлыгы.
Бүгенге көндә самолетлар түбәндәге шәһәрләрнең аэропортларына очмый: Белгород, Анапа, Брянск, Геленджик, Воронеж, Краснодар, Курск, Ростов-Дон, Липецк, Элиста, Симферополь.
Ведомство авиакомпанияләргә пассажирларны Волгоград, Сочи, Минеральные Воды, Мәскәү һәм Ставрополь аэропортларына китерергә тәкъдим итә. Шуннан аларны очышлар вакытлыча тыелган шәһәрләргә илтәчәкләр.
Россиянең калган аэропортлары, халыкара һава аланнарын да кертеп, гадәти режимда эшли, дип искәрттеләр Росавиациядә.
Әлеге чикләүләр 24 февральдә, Россия Президенты Владимир Путин Украина территориясендә махсус хәрби операция башлануы турында игълан иткәннән соң кертелгән иде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз