news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Россиянең көньягында аэронавигация үзәгенә зыян килү сәбәпле 13 аэропорт эшен туктаткан

Украина пилотсыз очкычы аэронавигация үзәгенә зыян китерү сәбәпле, Россиянең көньягындагы унөч аэропорт эше вакытлыча туктатылган. Бу хакта Росавиация хәбәр итә.

Рейсларны Әстерхан, Владикавказ, Волгоград, Геленджик, Грозный, Краснодар, Махачкала, Магас, Минераль Сулар, Нальчик, Сочи, Ставрополь һәм Элиста аэропортлары кабул итүдән туктаган.

Рейслар расписаниесе РФ Транспорт министрлыгы белән берлектә төзәтелә.

news_right_1
news_right_2
news_bot