news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россиянең Көньягына очышларны чикләү 12 июньгә кадәр озайтылды

Росавиация янә илнең көньягындагы 11 аэропортына очышларны чикләде. Бу хакта мәгълүмат ведомствоның сайтында чыкты.

«Режим <...> 2022 елның 12 июненә хәтле Мәскәү вакыты белән 03:45 сәгатькә кадәр озайтылды», – диелә хәбәрдә.

Әлеге исемлеккә Анапа, Брянск, Белгород, Воронеж, Геленджик, Краснодар, Курск, Липецк, Ростов-на-Дону, Симферополь һәм Элиста шәһәрләре аэропортлары керә. Авиакомпанияләр Волгоград, Сочи, Мәскәү, Минераль Сулар һәм Ставрополь аэропортларын файдалана ала.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100