news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россиянең кече шәһәрләрендә сыйныф җитәкчеләренә айлык өстәмә түләүләр ике тапкыр артачак

100 меңнән азрак кеше яшәгән торак пунктларда урнашкан мәктәпләрдә сыйныф җитәкчеләре һәм колледжларда төркемнәр кураторлары ай саен ике тапкыр арттырылган өстәмә түләү ала алачак – ул 10 мең сумга кадәр артачак. Бу хакта ТАСС хәбәр итә.

Тиешле йөкләмәне Россия Президенты Владимир Путин 29 февральдә Федераль Җыенга юлламасы вакытында бирде.

2020 елда кертелгән сыйныф җитәкчелеге өчен федераль өстәмә түләү бүгенге көндә барлык төбәкләр өчен 5 мең сум тәшкил итә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100