news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россиянең Ислам илләре белән товар әйләнеше алты елда ике тапкыр арткан

Соңгы алты елда Россиянең ислам илләре белән товар әйләнеше ике тапкыр арткан һәм узган ел 135 млрд долларга җиткән. Бу хакта РФ икътисади үсеш министры Максим Решетников Ислам хезмәттәшлеге оешмасы илләре сәүдә-сәнәгать палаталарының панель сессиясендә хәбәр итте.

«Без дөрес трендта булуыбызны аңлыйбыз. Һәм безнең бурыч бу динамиканы мөмкин булган урында да хуплау», - диде Решетников.

Аның сүзләренчә, сәүдә элемтәләре һәм бердәм базарлар булдыру, сәүдә-логистика чылбырларына инвестицияләр, индустриаль зоналарда һәм технопаркларда сәнәгать кооперациясе, шулай ук Россия үзен ышанычлы тәэмин итүче буларак күрсәткән авыл хуҗалыгы үсеш нокталары булырга тиеш.

Министр сүзләренчә, әгәр Ислам хезмәттәшлеге оешмасы илләре икътисады параметрларын бәяләсәк, бүгенге көнгә бу дөньякүләм тулаем продуктның 15 процентын, глобаль сәүдәнең 12 процентын һәм халыкның чиреген тәшкил итә.

Решетников шулай ук билгеләгәнчә, соңгы елларда ислам илләре икътисады уртача дөнья темпларыннан тизрәк үсә. Аерым алганда, узган ел бу илләрнең икътисады үсеше дөнья буенча уртача күрсәткечләрдән 15 процентка югарырак булган.

Ислам хезмәттәшлеге оешмасы илләренең сәүдә-сәнәгать палаталарының панель сессиясе «Россия - Ислам дөньясы: KazanForum 2023» ХIV Халыкара икътисади форумы кысаларында оештырылды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100