Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Россиянең иң зур чатырлы лагере - Сәләт Биләр Форум юбилей сменасын башлап җибәрде
Изге Биләр җирендә Сәләт Биләр Форум сменасы башланды. Быел «Сәләт» җыены 30 еллыгын, ә Сәләт форумнары 15 еллыгын билгеләп үтә. Форум Россиянең төрле төбәкләреннән һәм Татарстанның барлык районнарыннан җыелган 800гә якын баланы берләштерә.
Смена профильле аланнарның юнәлешләрен фән, иҗат һәм сәнгать, спортны берләштергән тематик лабораторияләр форматында гамәлгә ашыра. Гадәттәгечә бу форумда Сәләтнең җәйге профильле аланнарына сайлап алуны үткән сәләтле балалар һәм яшьләр катнаша. Форумның төп үзенчәлеге – катнашучылар бары тик «Сәләт» берләшмәсенең «Раушан», «Биләр каласы», «Гайрәт», «Азнакай», «Рухият», «Саба» җәйге профильле аланнарыннан гына килә.
Форум катнашучыларын «Сәләт» яшьләр үзәге җитәкчесе Айгөл Габдрахманова сәламләде.
«Биләр «Сәләт»не бик көтте. Аеруча шушы җыен катнашучыларын. Бу форумыбызның уртасы, иң кызган вакыты. Бүген Биләр яңа бер сулыш белән сулый, чөнки биредә «Сәләт»нең төп аланнары җыелды. Бу җыен аеруча эчтәлекле булачак. Форум кысаларында «Остаз» проекты һәм «Асыл гаилә җыены» да узачак. «Сәләт» рухын тудыручы кешеләр – ул сез, сәләтлеләр! Бу форумны оештырырга ярдәм иткән Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнехановка, Яшьләр эшләре министрлыгы, Мәгариф һәм фән министрлыгы, Алексеевск районына, хөкүмәтебезгә зур рәхмәтебезне җиткерәбез. Форум вакытында һәрберебезгә яңа дуслар табарга, яңа белемнәр алырга һәм вакытны нәтиҗәле үткәрергә телим», – диде ул.

Сменаның ачылу тантанасында Алексеевск районы башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Елена Хәмзина да катнашты.
«Бу форумның ачылышында катнашуыма бик шатмын. Инде 15 ел күпьеллык тарихлы Изге Биләр җире сәләтле, максатчан балаларның җыелу урынына әйләнә. Монда килгән һәр бала сәләтле дип аталырга лаеклы», – дип белдерде Елена Хәмзина.
Форум кысаларында остаханәләр, ачык очрашулар, воркшоплар, республиканың һәм илнең әйдәп баручы белгечләре белән интерактив очрашулар планлаштырылган. Сменаның һәр көне дәресләр һәм уеннар, спорт ярышлары һәм мәдәни кичәләр белән үрелеп барачак. Смена кысаларында белем бирү сессияләренең Татарстан һәм Россиянең иң алдынгы спикерлары һәм экспертлары белән интерактив форматлары планлаштырылган.
Шулай ук форум кысаларында укытучылар, педагоглар һәм коллектив җитәкчеләре өчен «Остаз» уку-укыту программасы оештырылачак. Әлеге проектта Казан шәһәре, Татарстан Республикасы һәм күрше төбәкләрдән гомуми белем бирү оешмаларының педагоглары, укыту, тәрбия эше һәм милли мәсьәләләр буенча директор урынбасарлары, педагогик юнәлешләрдәге югары һәм урта һөнәри белем бирү мәгариф оешмаларының өлкән курс студентлары катнаша.

Сменаның бер көнендә форум территориясендә җәйге профильле аланнарда катнашучылардан тыш, Сәләт берләшмәсе активистларының гаиләләре дә җыелачак. Алар иҗади, интеллектуаль һәм спорт мәйданчыкларында «Асыл гаилә җыены» программасында катнашачак.
Форумда гадәттәгечә табигатьне саклау һәм экологик шартларны яхшырту мәсьәләләренә багышланган остаханәләр һәм практик дәресләр сериясе гамәлгә ашырылачак.
Смена дәвамында «Җанлы Сәләт» турыдан-туры эфирлар студиясе чыгарылышы булачак. Трансляцияләр форумның ВКонтакте төркемендә 10 июль (18:30 сәгатьтә) алып барылачак.
Халыкара «Сәләт» яшьләр уку-укыту форумы Татарстан Республикасы Хөкүмәте, Татарстан Яшьләр эшләре министрлыгы ярдәме белән уздырыла.
Сәләт Биләр Форум 11 июльгә кадәр дәвам итә.
Фотоларны «Сәләт» үзәгенең матбугат хезмәте тәкъдим итте
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз