news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

«Россиянең иң яхшы педагог-китапханәчесе» конкурсына гаризалар кабул ителә башлады

«Россиянең иң укый торган мәктәбе» һәм «Россиянең иң яхшы мәктәп педагог-китапханәчесе» Бөтенроссия конкурсына теркәлү 5 октябрьгә кадәр дәвам итә. Ярышларны РФ Президенты Владимир Путин кушуы буенча Россия Мәгариф министрлыгы һәм Россиянең «Белем» җәмгыяте оештыра. Бу хакта Татарстан Фән һәм мәгариф министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Конкурсларда уку йортлары һәм мәктәп педагог-китапханәчеләре катнаша ала. Белгечләргә авторлык практикасын күрсәтергә, дәрестән тыш чаралар үткәрергә һәм экспертлар белән онлайн-әңгәмәләр узарга кирәк булачак. Финал һәм җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы быел декабрьдә Мәскәүдә I Халыкара мәктәп китапханәчеләре форумында узачак.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, «Белем» Россия җәмгыяте һәм Бөтенроссия җәмәгатьчелек фикерен өйрәнү үзәге тикшеренүләре буенча, укучыларның 60 процентка якыны китапханәләрнең кирәклеге турында әйткән. Барлыгы сораштыруда илнең 80 төбәгеннән 14 яшьтән өлкәнрәк дүрт мең россияле катнашкан.

«Безнең Бөтенроссия җәмәгатьчелек фикерен өйрәнү үзәге белән уртак тикшеренүебез шуны күрсәтте: россиялеләрнең 78 проценты китапханәләргә мохтаҗ һәм хәтта мәктәп укучылары арасында да өчтән икесе диярлек аларны кирәкле дип саный. Бу яхшы күрсәткеч. Ул китаплар һәм китапханәләргә цифрлы технологияләр заманасында да зур ихтыяҗ булуын күрсәтә. Бүген бу кызыксынуны саклау бик мөһим. Китап шәхес формалашуга, телне һәм мәдәниятне саклауга, кыйммәтләрне һәм гореф-гадәтләрне тапшыруга уңай йогынты ясый», – дип шәрехләде «Белем» Россия җәмгыяте генераль директоры Максим Древаль.

Аның әйтүенчә, «Белем» ширкәтендә мәктәпләрдә укучыларның кызыксынуын арттыру эшенә кушылып, педагог-китапханәчеләргә ярдәм итәчәк һәм иң яхшы тәҗрибәләрне ачыкларга, киңәйтергә мөмкинлек бирәчәк берничә конкурс башлап җибәргәннәр. «Бу эш нәтиҗә бирер һәм китап, уку тагын да күбрәк кешеләр өчен тормышның бер өлеше булыр, дип ышанам», – диде ул.

Өлкәннәр фикеренчә, уку программасыннан тыш, укучылар елына уртача 16 китап укырга тиеш. Балалар үзләре ел саен 13 китап укырга әзер.

Шулай ук сораштырылучыларның күбесе укучыларның укуга кызыксынуын арттыру кирәклеген билгеләп үтте. 18 яшьтән өлкәнрәк россиялеләр язучылар белән очрашулар (38 процент), әдәби түгәрәкләр, клублар, квестлар (34 процент) үткәрүнең мөһимлеген ассызыклаган. Укучылар социаль челтәрләрдә укуны популярлаштырырга (48 процент), электрон китапханәләрне камилләштерергә (39 процент) һәм кибетләрдә китапларга ташламалар ясарга (36 процент) кирәк дип саный.

  • Россия Мәгариф министрлыгы һәм Россия «Белем» җәмгыяте мәктәп укучылары арасында укуга кызыксынуны үстерү өчен «Уку программалары» масштаблы федераль проектын башлап җибәрде. 2025 ел ахырына кадәр бөтен ил буйлап бер меңгә якын мәктәп әдәби клубы булдыру планлаштырыла. Балаларны мәдәният эшлеклеләре белән очрашулар, сәнгать әсәрләрен һәм авторларның биографияләрен анализлау буенча дәресләр көтә.
news_right_1
news_right_2
news_bot