Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Россиянең Гидрометүзәге: Татарстан аномаль салкыннар үзәгендә булачак
Идел буе, Урал һәм Көньяк федераль округлары төбәкләрендә аномаль салкыннар көтелә. Биредә температура нормадан 8-14 градуска түбәнрәк булачак, дип кисәтте Россия Гидрометүзәгенең фәнни җитәкчесе Роман Вильфанд.
Вильфанд ассызыклаганча, мондый температуралар җылыту системалары өчен йөкләнешне арттыра.
Россиянең Гидрометүзәге мәгълүматлары буенча, Татарстанда термометр баганалары -31 градуска кадәр, Свердловскида -33 градуска кадәр, Ульяновскида -27 градуска кадәр төшәргә мөмкин.
Моннан тыш, Россиянең Европа өлешенә, шул исәптән Краснодар краена җитди салкыннар киләчәк. Плюс температурадан соң чәршәмбе көнне төбәктә төнлә -10 градуска кадәр һәм көндез -4дән +1 градуска кадәр көтелә. «Бу бик салкын һава торышы. Алдагы көннәрдә ул сакланачак», — дип өстәде Вильфанд.
Шулай ук термометр баганалары Ростов өлкәсендә (-15 градуска кадәр), Кырымда (-8 градуска кадәр) төшәчәк. «Бу быел Россиянең Көньягында мондый көчле салкыннарның беренчесе», — дип билгеләп үтте белгеч.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз