news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Россиянең элеккеге саклану министры Сергей Иванов вафат

Россиянең элеккеге саклану министры Сергей Иванов вафат
Фото: kremlin.ru

Бүген Россиянең элеккеге саклану министры һәм ВТБ бердәм лигасының мактаулы рәисе Сергей Иванов вафат булуы билгеле булды. Бу хакта лиганың рәсми сайтында хәбәр ителде.

«Сергей Борисович Иванов арабыздан китте. ВТБ бердәм лигасының мактаулы президенты 73 яшендә вафат булды. ВТБ бердәм лигасы Сергей Борисович Ивановның туганнарының, якыннарының, дусларының һәм хезмәттәшләренең тирән кайгысын уртаклаша», — диелә лига хәбәрендә.


news_right_1
news_right_2
news_bot