news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россиянең элеккеге икътисади үсеш министры Алексей Улюкаев шартлы рәвештә иреккә чыкты

Россиянең элеккеге икътисади үсеш министры Алексей Улюкаев Тверь төзәтү колониясеннән шартлы рәвештә иреккә чыгарылды. Ул журналистларның сорауларына җавап бирүдән баш тартты, дип хәбәр итә «Интерфакс» агентлыгы.

Прокуратура һәм колония администрациясе «министрны шартлы рәвештә иреккә чыгаруга каршы килмәгән һәм аның үз-үзен яхшы тотуына игътибар юнәлткән». Улюкаевка суд карары турындагы хәбәрне 28 апрельдә тапшырдылар.

Сәясәтче 2016 елның 14 ноябрендә ришвәт алуда гаепләнеп тоткарланган иде. Бу – Россия тарихында федераль министрны тоткарлауга бәйле беренче очрак. Аңа Мәскәүнең Минская урамындагы фатирда өй аресты билгеләнде. РФ Президенты Владимир Путин ышанычны югалтуга бәйле рәвештә Улюкаевны вазифасыннан азат итте.

2017 елның 15 декабрендә Мәскәүнең Замоскворецкий суды элеккеге министрны 2 миллион доллар күләмендә ришвәт алуда гаепле дип тапты һәм сигез елга катгый режимлы колониягә хөкем итте. Шушы ук срокка ул хакимият органнарында вазифа биләү хокукыннан да мәхрүм ителде. Элеккеге дәүләт эшлеклесе 2018 елда 130 миллион сум штраф та түләде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100