Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Россиянең элеккеге икътисад министры Евгений Ясин вафат булган
Россиянең элеккеге икътисад министры, «Югары икътисад мәктәбе» фәнни тикшеренү университетының мактаулы фәнни җитәкчесе Евгений Ясин 89 яшендә вафат булган. Бу турыда ТАСС публицист Александр Архангельскийга сылтама белән хәбәр итә.
«Бүген иртән Евгений Григорьевич Ясинның йөрәге тибүдән туктады. Авыр туфрагы җиңел булсын. Аның белән таныштырган өчен язмышка рәхмәт», - дип хәбәр итте ул социаль челтәрләрдә.
Ясин Россия Икътисад министрлыгын 90нчы елларда җитәкләде. 1998 елның октябреннән 2021 елга кадәр Югары икътисад мәктәбенең фәнни җитәкчесе вазифасын биләде, 2008-2010 елларда Россия Иҗтимагый палатасының мәгариф һәм фән комиссиясенә керде, 2018 елдан Россия Президенты каршындагы Гражданлык җәмгыятен үстерү һәм кеше хокуклары советы әгъзасы булып торды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз