Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
«Россиянең ел укытучысы» бәйгесе җиңүчеләренә 1 миллион сум бирәчәкләр
Быелдан «Россиянең ел укытучысы» бәйгесе җиңүчеләре 1 миллион сум күләмендә приз ала башлаячак, призерларга 500 мең сум түләячәкләр. РФ Премьер-министры Михаил Мишустин урынбасарлары белән оператив киңәшмәдә шулай дип белдерде. Бу хакта ТАСС агентлыгы хәбәр итә.
«Мәгариф министрлыгы үткәрә торган башка шундый ярышларда җиңгән катнашучыларны да 200 мең сум күләмендә акчалата бүләк көтә», - диде Россия Хөкүмәте башлыгы.
Ул кабул ителгән карарның педагогларга ярдәм күрсәтүгә юнәлдерелүен искәртте. «Бу иң талантлы һәм иҗади эшләүче педагогларга булышырга, әлеге һөнәргә тагын да күбрәк сәләтле яшьләрне җәлеп итәргә мөмкинлек бирәчәк», - дип өстәде Мишустин.
РФ Президенты Владимир Путин күрсәтмәсе белән 2023 ел Россиядә Укытучы һәм остаз елы дип игълан ителде.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз