Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Россиянең баш онкологы яман шештән үлем икеләтә артмасын өчен төп бурычларны әйтте
Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы белешмәләре буенча, 2030 елга онкология белән авыручылар һәм үлүчеләр кимендә ике тапкыр артачак. «Безнең алда моны булдырмый калу бурычы тора. Моның өчен авыруны кыска вакыт эчендә ачыклау, пациентның тиз арада маршрутизациясен төзү кирәк. Барлык профильле оператив штаблар шуңа багышланган», – диде Россия Сәламәтлек саклау министрлыгының штаттан тыш баш онкологы Андрей Карпин журналистларга.
Ул бүген Казанның IT-паркында Россия онкологлары съездында яман чирне мөмкин кадәр киметү, авыруларны дәвалау өчен кулланыла торган технологияләр турында әйтте.
«Съезд Россия Президенты Владимир Путин ярдәме белән үткәрелә. Аннан сәламләү хаты да килде. Һәр чарага да Президенттан хат җибәрелми. Бу безнең кирәкле белгечләр булуыбызның бер билгеседер. Безгә Хөкүмәт ярдәме бар. Бөтен дөньяда проблеманың әһәмиятен аңлыйлар», – диде Андрей Карпин.
Аның сүзләренчә, күнекмәләрне, белемнәрне киләчәк буын табибларга тапшырырга кирәк. «Моның өчен яшьләр олыларны тыңласын, өлкәннәр дә яшьләрне ишетә белергә тиеш, яшьләр дә хәзер киң карашлы, гыйлемле», – диде баш онколог.
Андрей Карпин билгеләп узганча, онкологиягә каршы көрәш, ул, гомумән, дисциплинаара фән. «Кардиоонкология дигән белгечлек барлыкка килде, онкологик авыруларны реабилитацияләү гамәлдә, шуңа күрә бүген кардиологлар да, реабилитологлар да чыгыш ясаячак», – диде белгеч.
Баш онколог күп кенә илләрдә ракның дүртенче стадиясе очракларын киметә алмауларын әйтте. Аның сүзләренчә, бу – дүртенче стадиядә булган кайбер пациентларны ныклап дәвалануга этәрә алмау белән дә бәйле. «Без исә, өченче стадиядәге авыруларны 1,2 нче стадияләргә күчерү бәрабәренә киметә алабыз», – диде Карпин.
Ул аеруча киң таралган колоректаль рак, аналык муентыгы, күкрәк бизләре рагыннан тыш ашказаны, үпкә, калкансыман биз, үңәч, йоткылык рагы да ачыклануын искәртте. Бу локализацияләрдә яман шеш 61 процент очракта 1,2 стадиядә ачыклана. Яман шештән бер ел эчендә үлеп китү 25 процентка кимегән. Андрей Карпин әйтүенчә, сөяккә таралган метастазалар белән дә авырулар дәвалана. Бу аеруча простата бизе рагына кагыла. «Без хәзер сөяккә киткән метастазалар белән 70 процентка кадәр пациентларны тулы ремиссия белән диярлек сафка кайтарабыз. Бу бик зур алгарыш», – дип белдерде илнең баш онкологы.
«Сез авыруларны вакытында дәвалауга өндәгез. Сез пациентларны безгә таба этегез, ә без аларны каршы алырбыз», – дип мөрәҗәгать итте Андрей Карпин журналистларга. Аның сүзләренчә, массакүләм мәгълүмат чаралары онкология хезмәтенең уңай эш үрнәкләрен күрсәткәндә, баш онкологка кайнар линиягә шатыратулар күпкә күбрәк килә.
«Паллиатив хезмәт элек бер якка гына илтә торган юл санала иде. Хәзер паллиатив ярдәмдә булган пациент аннан дәвалау курсына да күчерелергә мөмкин. Комплекслы дәвалау программалары, заманча алымнар ярдәмендә пациентның үлемен киметә алабыз. Бездә хәзер радионуклид терапия һәм диагностика алга китте. Заманча нурланыш терапиясе гамәлдә. Пациентларның һәркайсына аерым якын килү квалификацияле белгечләр булуын да таләп итә», – дип ассызыклады Андрей Карпин.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз