Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Россиянең барлык мәктәпләрен биш көнлек уку атнасына күчерергә тәкъдим иттеләр
Вице-спикер Владислав Даванков җитәкчелегендәге Дәүләт Думасы депутатлары барлык мәктәпләрне биш көнлек уку атнасына күчерергә тәкъдим итте. Кулланучыларның хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте (Роспотребнадзор) башлыгы Анна Попова исеменә юлланган мөрәҗәгать белән РИА Новости танышкан.
Инициатива авторлары башлангыч, төп һәм урта гомуми белем бирү программалары буенча мәҗбүри дәресләрне дүшәмбедән җомгага кадәр уздырырга тәкъдим итә. Шул ук вакытта шимбә көнне дәрестән тыш, мәдәни, спорт һәм башка тәрбия чаралары уздырырга телиләр.
Депутатлар билгеләп үткәнчә, кайбер мәктәпләрдә элеккечә алты көнлек уку атнасы гамәлдә, шуңа күрә мәҗбүри дәресләр шимбә көннәрендә дә уза. Нәтиҗәдә, уку елының күпчелек өлешендә атнада укучының мәҗбүри дәресләрсез бер генә тулы көне кала.
Шул ук вакытта шимбә көннәрендә уку турында карар билгеләнгән режимга бәйле рәвештә һәр мәгариф оешмасы тарафыннан мөстәкыйль кабул ителә.
Инициатива авторлары фикеренчә, биш көнлеккә күчү Россиянең барлык төбәкләрендә мәктәп укучылары өчен мәҗбүри дәресләрнең бердәм графигын билгеләргә мөмкинлек бирәчәк.
Моннан тыш, балаларда атнага ике көн мәҗбүри дәресләр булмаячак, мәктәпләр арасында шимбә дәресләре мәсьәләсендә аермалар юкка чыгачак, ә шимбә үзе ирекле белем бирү, спорт, мәдәни һәм тәрбия чаралары өчен калачак.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз