news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Россиянең барлык дәүләт югары уку йортлары цифрлы студент билетларына күчте

Россиянең барлык дәүләт югары уку йортлары цифрлы студент билетларына күчте
Фото: © Михаил Захаров, «Татар-информ»

Россиянең барлык дәүләт университетлары электрон студент билетларын куллануга күчте. Бу хакта Россия фән һәм югары белем министрлыгы урынбасары Андрей Омельчук хәбәр итте.

Аның сүзләренчә, хәзер югары уку йортлары дәүләт мәгълүмат системасына студентлар турында белешмәләр тапшырырга тиеш була.

«Хәзер һәр университет дәүләт мәгълүмат системасына белешмәләр тапшырырга тиеш була. Бүгенге көндә бердәм дәүләт хезмәтләре порталында 5 миллионга якын студент билеты формалаштырылган. Анда барлык дәүләт югары уку йортлары да бар», - дип белдергән Омельчук РИА Новостига.

Шул ук вакытта теләк белдергән студентларга кәгазь студент билеты бирү мөмкинлеге дә саклана.

Министр урынбасары киләсе берничә елда цифрлы формат традицион форматны тулысынча алыштырачак, дигән фикер белдерде.

«Минемчә, киләсе ике-өч елда барысы да цифрлы студент билетының уңайлырак икәнен аңлаячак. Кәгазь студент билетларыннан тулысынча баш тартачакбыз», - дип өстәде ул.

news_right_1
news_right_2
news_bot