news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Россиянең алтын запасы бер ел эчендә рекордлы күрсәткечкә арткан

Алтынга бәяләрнең шактый артуы нәтиҗәсендә Россиянең алтын запасы бер ел эчендә рекордлы 130 млрд долларга арткан. Бу хакта Үзәк банк мәгълүматларына таянып, РИА Новости хәбәр итә.

2025 елның 1 гыйнварына Россия саклагычларындагы алтын 195,7 млрд долларга бәяләнгән. Агымдагы ел башына күрсәткеч 326,5 млрд долларга җиткән.

Бәянең үсүе кыйммәтле металлга бәя артуга бәйле: бу вакыт эчендә алтын бәясе 1,7 тапкырга артты.

Шул ук вакытта Россиянең алтын запасы күләме бер ел эчендә бераз кимегән – 0,2 млн тройск унциясенә, яки 6,2 тоннага.

Гыйнвар башына ил резервларында алтын өлеше 43,3 процент тәшкил иткән. Чагыштыру өчен, резервларның валюта өлеше шул ук чорда 3,6 процентка гына арткан һәм 428,3 млрд долларга җиткән.

news_right_1
news_right_2
news_bot