news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Россиянең 35 төбәгендә ягулыкка бәяләрне тотрыкландыру турында килешүләр төзелгән

Россиянең 35 төбәгендә ягулыкка бәяләрне тотрыкландыру турында килешүләр төзелгән
Фото: «Татар-информ»

Россиянең 35 төбәгендә, шул исәптән Татарстанда, ягулык салу станцияләре бәйсез операторлары белән Федерация субъектлары хакимиятләре арасында ягулыкка бәяләрне тотрыкландыру турында барлыгы 93 килешү төзелгән. Бу хакта Федераль монополиягә каршы хезмәттә сөйләделәр, дип яза ТАСС.

«Федераль монополиягә каршы хезмәт төбәкләрнең хакимият органнарына һәм автоягулык салу станцияләре бәйсез операторларына ягулыкка бәяләрне тотрыкландыру турында килешүләр төзүдә ярдәм күрсәтүен дәвам итә. Хәзерге вакытта Россиянең 35 төбәгендә компанияләр белән 93 килешү төзелгән», - дип хәбәр ителә.

Шул ук вакытта үз төбәкләрендә 20дән артык автоягулык салу станциясе булган операторлар белән 20 килешү имзаланган. Татарстаннан тыш, сүз Воронеж, Кемерово, Иркутск, Белгород, Киров, Волгоград, Самара, Тамбов, Вологда өлкәләреннән, Мордовия, Хакасия, Бурятия һәм Саха (Якутия) республикаларыннан, шулай ук Ставрополь, Пермь һәм Хабаровск крайларыннан булган компанияләр турында бара.

Монополиягә каршы федераль хезмәттә килешүләр РФ Хөкүмәтенең 662 нче карары нигезендә төзелә, дип өстәделәр. Бу документларның төп максаты – ягулык базарында бәяләр белән бәйле вазгыятьне тотрыкландыру һәм бәяләрне тотып тору.

news_right_1
news_right_2
news_bot