news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Россиянең 30 төбәгеннән балалар Әлмәткә 3D-модельләштерү форумына җыелачак

Россиянең 30 төбәгеннән балалар Әлмәткә 3D-модельләштерү форумына җыелачак
"Татар-информ" архивы

24-25 ноябрьдә Әлмәттә 3D-FUTURE 3D модельләштерү хакатоны узачак. Ул мәгълүмати технологияләр, цифрлы проектлар белән идарә итү, санлы продуктлар һәм сервислар булдыру сәләте булган балаларны ачыклау һәм аларга ярдәм итү максатыннан оештырыла.

Катнашучыларга җирәбә нәтиҗәсендә билгеләнәчәк өч юнәлешнең берсе буенча 3D-модельне мөстәкыйль проектлау һәм эшләү тәкъдим ителә. Шулай ук командаларга үз проектларын якларга кирәк булачак. Бу хакта «Әлмәт таңнары» сайтында хәбәр ителә.

Конкурс Әлмәт политехник техникумының «IT — Куб» цифрлы белем бирү үзәгендә узачак.

 

news_right_1
news_right_2
news_bot