news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Россиянең 25 хәрбие Украина тоткынлыгыннан кайткан

Сөйләшүләр нәтиҗәсендә, Россиянең 25 хәрбие Украина тоткынлыгыннан кайтарылган.

Алмашка Украина армиясенең 25 хәрби әсире тапшырылган.

Хәзер Россия хәрбиләре Белоруссия Республикасында, анда аларга кирәкле психология һәм медицина ярдәме күрсәтелә, шулай ук туганнары белән элемтәгә керү мөмкинлеге дә бирелгән.

Хәрбиләрнең барысы да Россия Саклану министрлыгы хастаханәләрендә дәвалану һәм тернәкләнү узу өчен Россиягә кайтарылачак.

Россия хәрбиләрен әсирлектән кайтаруда Берләшкән Гарәб Әмирлекләре гуманитар характерда арадашчылык ярдәме күрсәткән.

news_right_1
news_right_2
news_bot