news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россиянең 1,7 миллионнан артык гражданы дистанцион электрон тавыш бирүдә катнашты

Россиянең 1,7 миллионнан артык гражданы дистанцион электрон тавыш бирүдә катнашты. Бу хакта дистанцион электрон тавыш бирүне күзәтү платформасы мәгълүматларында белдерелә.

Гомумән алганда, мондый форматта 29 төбәктән 4768036 катнашучы тавыш бирә алачак.

«1710372 бюллетень бирелгән, 1635080 бюллетень кабул ителгән», - дип билгеләп үтелә сайтта Мәскәү вакыты белән 14.19 сәгатьтә.

Шул рәвешле, дистанцион электрон тавыш бирүдә катнашучылар өчен барлык бюллетеньнең 36 проценты бирелгән, 34 проценты кабул ителгән.

15 мартта Татарстанда 65 территориаль һәм 2722 участок сайлау комиссиясе эшли башлады, шулай ук хастаханә, шифаханә, тикшерү изоляторы, вокзал һәм аэропортта вакытлыча 45 сайлау участогы ачылды.

3 миллионга якын татарстанлы сайлау хокукына ия. Алар 15, 16 һәм 17 мартта 8.00-20.00 сәгатьләрдә тавыш бирә ала.

Сайлау уздыруны сайлау комиссияләренең 22 мең әгъзасы тәэмин итә. Сайлау участокларында 16 меңнән артык күзәтүче эшли, шул исәптән чит ил күзәтүчеләре дә бар.

  • Россия Федерациясе Президентын сайлау 8нче тапкыр үткәрелә, быел ул 15, 16 һәм 17 мартта уза. Сайлауда 4 кандидат - Владислав Даванков («Яңа кешеләр» партиясеннән), Леонид Слуцкий (ЛДПР партиясеннән), Николай Харитонов (КПРФ партиясеннән) һәм Россиянең хәзерге Президенты Владимир Путин (үзен-үзе тәкъдим итүче) катнаша.
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100