news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Россиянең 15 төбәгеннән 200дән артык студент КАМАЗга эшкә килде

Россиянең 15 төбәгеннән 200дән артык студент КАМАЗга эшкә килде
Фото: ТР студентлар отрядлары матбугат хезмәте

Татарстанда «КАМАЗ» бөтенроссия студентлар җитештерү проектының кышкы этабы башланды. Бу сезонда предприятиегә илнең 15 төбәгеннән Россия студентлар отрядларының 225 катнашучысы эшкә килде. Бу хакта ТР студентлар отрядлары матбугат хезмәте хәбәр итте.

Россия студентлар отрядларының күзәтчелек советы рәисе урынбасары, Республика студентлар хезмәт отрядлары үзәге директоры Василий Ислаев билгеләп үткәнчә, алдынгы сәнәгать предприятиеләренә студентлар отрядларын җәлеп итү илнең кадрлар потенциалын һәм сәнәгать суверенитетын ныгыту өчен төп инструментларның берсе булып кала.

Аның сүзләренә караганда, узган елда Татарстанның студентлар җитештерү отрядлары составында 4639 кеше эшләгән, шулар арасыннан 4009 студент оборона-сәнәгать комплексы предприятиеләрендә хезмәт куйган.

Фото: ТР студентлар отрядлары матбугат хезмәте

Проектның максаты – студентларны предприятиегә штатлы инженерлар һәм белгечләр буларак кайтырга мотивацияләү, дип өстәде Ислаев.

Проектта катнашучылар ике ай дәвамында КАМАЗның төп дүрт заводында – автомобиль заводы, кою заводы, пресс-рама заводы һәм двигательләр заводында эшләячәк. Проект инде дүртенче тапкыр үткәрелә һәм яшьләрне икътисадның реаль секторына җәлеп итү өчен мөһим мәйданчыкка әйләнде.

Студентлар отрядлары эшчәнлеге «Яшьләр һәм балалар» илкүләм проекты максатларына туры килә.

news_right_1
news_right_2
news_bot