news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Россиянең 13 төбәгендә эшләмәүче пенсионерлар аена 30 мең сумнан күбрәк акча ала

Россиянең 13 төбәгендә эшләмәүче пенсионерларның пенсиясе август аенда 30 мең сумнан артып киткән. Бу хакта РИА Новости Россиянең социаль фонды мәгълүматларына нигезләнеп хәбәр итә.

Социаль Фонд мәгълүматларына караганда, түләүләр дәрәҗәсе буенча Чукотка автономияле округы (43 986 сум), Камчатка крае (39 419 сум), Магадан өлкәсе (39 192 сум), Ненец автономияле округы (40 096 сум), Ханты-Манси - Югра (38 487 сум), Ямал-Ненец АО (38 108 сум), Мурманск өлкәсе (35 660 сум), Сахалин өлкәсе (35 169 сум), Якутия (34 626 сум), Төмән өлкәсе (33 480 сум), Коми Республикасы (33 018 сум), Архангельск өлкәсе (32 895 сум) һәм Мурманск өлкәсе (35 661 сум) лидер булды.

Эшләмәүче пенсионерларның Россия буенча уртача пенсиясе августта 25 850 сум тәшкил иткән.

news_right_1
news_right_2
news_bot