news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россиянең 11 төбәгендә кабаттан мәҗбүри битлек кию кертелде

Россиянең 11 төбәгендә җәмәгать урыннарында кабаттан битлек режимын үтәү мәҗбүри. Федерациянең калган субъектларында медицина учреждениеләренә барганда гына битлекләр киеп йөрергә кирәк, дип хәбәр итә ТАСС.

Басмага төбәк хакимиятләре биргән мәгълүматларга караганда, Архангельск, Белгород, Түбән Новгород, Сахалин, Смоленск һәм Ульяновск өлкәләре, Алтай, Бурятия һәм Тыва Республикалары, шулай ук Байкал арты һәм Хабаровск крайларында яшәүчеләр янә битлек киеп йөри башларга тиеш.

Россия Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте башлыгы Анна Попова 14 сентябрьдә РФ Президенты Владимир Путин белән очрашуда 50 төбәктә коронавирус белән авыручылар саны артуы турында белдерде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100