news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Россиянең 11 аэропортында очышлар тагын бер атнага тыелды

Росавиация илнең үзәк өлеше һәм көньягындагы 11 аэропортта очышларны чикләү режимын чираттагы мәртәбә озайтты. Чикләү режимы 15 декабрьгә кадәр гамәлдә булачак, диелә ведомство сайтында.

Бу Анапа, Белгород, Брянск, Воронеж, Геленджик, Краснодар, Курск, Липецк, Ростов-Дон, Симферополь һәм Элиста һава аланнарына кагыла. Авиакомпанияләргә альтернатив маршрутлардан файдаланырга киңәш ителә.

Искәртеп узабыз, мондый чикләүләр беренче тапкыр Украинада махсус операция башлангач кертелгән иде. Хәрби операцияне февраль азагында Россия Президенты Владимир Путин игълан итте.

news_right_1
news_right_2
news_bot