news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Россиянең үзәк төбәкләрендә язгы ташу башланды

Хәзерге вакытта Липецк, Рязань, Воронеж һәм Мәскәү өлкәләрендәге вәзгыять аеруча зур борчу уята.

(Казан, 19 март, «Татар-информ»). Россиянең үзәк төбәкләрендә язгы ташу башланды. Бәхеткә, ул әлегә зур бәла-казаларга китермәде. Россия гадәттән тыш хәлләр министры Владимир Пучков Рязань өлкәсендәге проблеманы урыннарны вертолеттан күзәтте һәм вәзгыятьне тотрыклы дип бәяләде. Бу хакта "Российская газета" хәбәр итә.
 
Әмма бу борчылырга урын юк дигән сүз түгел әле. Ник дигәндә, әлегә күп кенә урыннарда төнлә шактый салкын. Мондый һава торышы карның тиз эрүенә ирек бирми. 
 
Гомумән алганда, кайбер урыннарны су басса да, Үзәк федераль округта әлегә хәл тыныч. Мондый хәл анда ел саен күзәтелә.
 
Хәзерге вакытта Липецк, Рязань, Воронеж һәм Мәскәү өлкәләрендәге вәзгыять аеруча зур борчу уята. Үзәк федераль округта барлыгы 5 күпер (Липецк һәм  Рязань өлкәләрендә – икешәр, Воронеж өлкәсендә – бер), шулай ук Мәскәү һәм  Рязань өлкәләрендә автомобиль юлларының ике участогы су астында калган.

news_right_1
news_right_2
news_bot