news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Россиянең яшерен ниятләре юк - Сергей Лавров

Россия Федерациясенең, ниндидер берләшмә төзеп, өченче илләргә каршы булырга дигән нияте юк, ди министр.

(Казан, 16 март, “Татар- информ”). Россиянең тышкы эшләр министры Сергей Лавров Төркия белән мөнәсәбәтләр яхшыруын башка илләргә зыян салырлык гамәл итеп карамаска чакыра. Бу хакта ул Regional Post – Caucasus журналына биргән интервьюсында әйткән, дип белдерә “Анадолу” чыганагы.

"Россиянең өченче илләргә каршы булырлык һәм кемнеңдер мәнфәгатен кысарлык сәяси яки икътисадый альянс төзү буенча яшерен ниятләре юк", - дип билгеләде министр.

Аның сүзләренчә, Россия - файдалы хезмәттәшлек өчен ачык ил, аңа карата яхшы мөнәсәбәттә булучылар белән ул да бер-береңне хөрмәтләү кагыйдәсенә нигезләнеп эш итә.

Лавров шулай ук Россия-Төркия мөнәсәбәтләренең күп айлык кризистан чыгуы төбәктә ышаныч һәм бер-береңне хөрмәт итүне артырачак, дип ассызыклый.

“Анкара белән икеяклы кооперациянең экренләп яңартылуы Кавказ артындагы дәүләтләрдә дә тынычлык, иминлек һәм тотрыклылыкны булдыруда файдага булыр дип ышанабыз”, - дип билгеләде дипломат.  

news_right_1
news_right_2
news_bot