Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Россиянең уникаль урыннарына багышланган китап Брайль системасында басылган
Сәяхәтләр энциклопедиясен сукырлар һәм начар күрүчеләр цчен республика китапханәсе әзерләгән.
(Казан, 23 июль, «Татар-информ»). Сукырлар һәм начар күрүчеләр республика китапханәсе Россиянең уникаль урыннарына багышланган күпформатлы сәяхәтләр энциклопедиясен Брайль системасында бастырып чыгарган. Бу хакта китапханәнең матбугат үзәге хәбәр итә.
«Где я должен побывать, чтобы познать Россию» дип аталган юлкүрсәткеч биш томнан тора, аның флеш-картада аудиокитабы да, рельефлы-график альбомы да бар. Альбомдагы рәсемнәр начар күрүчеләр өчен яраклаштырылган.
Китапта 15 регион мисалында Россиянең туристлар өчен кызыклы урыннары тәкъдим ителә. Территориянең табигате, социаль-икътисади үсеше, этник үзенчәлекләре, тарихы, мәдәнияте турында кыскача мәгълүмат бирелгән.
Күпформатлы энциклопедик басма Рус географик җәмгыятенең грант ярдәме белән тормышка ашырылган «Мой дом Россия. Книжный навигатор для слепых» проекты кысаларында әзерләнгән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз