news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россиянең татар авыллары эшмәкәрләре Тукай районы тәҗрибәсе белән танышты

Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыены делегатлары өчен дүрт маршрут әзерләнгән иде.

Россиянең татар  авыллары эшмәкәрләре Тукай районы тәҗрибәсе белән танышты
Салават Камалетдинов

(Казан, 1 апрель, «Татар-информ», Гөлүзә Ибраһимова). IX Татар авыллары эшмәкәрләре җыены делегатлары Тукай районы эшмәкәрләре тәҗрибәсе белән танышты. Делегатлар районның алдынгы хуҗалыкларында, җитештерү оешмаларында булды.

«Тукай районы юкка гына сайланмады. Соңгы өч-дүрт елда ул нык үсеш алды. Район авыл хуҗалыгы үсеше буенча беренчелектә. Аларның эшчәнлеге, нәтиҗәләре башкалар өчен үрнәк булып тора. Тукай районы аша без Татарстанны күрсәтә алабыз», — дип сөйләде Бөтендөнья татар конгрессының Башкарма комитеты җитәкчесенең урынбасары Данис Шакиров.

Җыенга утыз тугыз төбәктән биш йөзләп катнашучы килгән. Алар дүрт төркемгә бүленеп, авыллардагы хуҗалыклар эшчәнлеге белән танышты. 

Данис Шакиров сүзләренчә, маршрутлар очраклы рәвештә сайланмаган. «Ул эшмәкәрләр шундый ук милли җанлы», — ди ул.

Тукай районы барлыкка килүгә быел 45 ел була. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100