Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Россиянең танылган психологы Рамил Гарифуллинның китабы татар телендә чыккан
«Казан-ностальжи» китабының татар теленә тәрҗемәсе электрон форматта басылган.
(Казан, 1 октябрь, «Татар-информ», Гөлүзә Ибраһимова). Россиянең танылган психологы, КФУның Психология һәм мәгариф институты доценты Рамил Гарифуллинның «Казан-ностальжи» китабы татар телендә чыккан.
«"Казан-ностальжи" дип аталган әдәби хикәяләр китабымны Наилә Яхина татар теленә тәрҗемә итте. Китапның электрон басмасы чыкты. Ул Пси-фактор федераль сайтында урнаштырылган. Һәр хикәягә аерым сылтама бар. барысы да бик матур ясалган», — ди Рамил Гарифуллин.
Китапта 91 хикәя тупланган. «Минем барлык хикәяләрем — балачагым хәтирәләре», — диелә кереш сүздә.
Китап белән сылтама аша танышырга мөмкин.
Рамил Гарифуллин — КФУның Психология һәм мәгариф институты доценты, психология фәннәре кандидаты, Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз