news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россиянең төрле төбәкләре дин әһелләре Болгарга Мәүлид ән-Нәбигә багышланган бәйрәмгә килә

Чара 11 декабрь көнне узачак.

(Казан, 3 декабрь, "Татар-информ"). 11 декабрьдә Болгарда “АК МӘЧЕТ” тә Мәүлид ән-Нәбигә багышланган төп бәйрәм чарасы уздырыла. Чарада Татарстан җитәкчеләре, Россиянең төрле төбәкләреннән дин әһелләре, җәмәгать эшлеклеләре һәм башкалар катнашачак, дип хәбәр итә Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте матбугат хезмәте.

Аның кысаларында җитәкчеләрнең, төрле төбәк мөфтиләренең бәйрәм белән тәбрикләве, дин әһелләренең догалар укуы, салаватлар әйтүе, мөнәҗәтләр һәм “Мәүлидүн-нәби” касыйдәсен (Мәйгамбәргә багышланган поэма) башкару көтелә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100