news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Россиянең Төркиядәге илчесен үтерүченең кем икәнлеге мәгълүм булды

Төркиянең эчке эшләр министры Россия дипломатын үтерүченең исемен атады

(Казан, 19 декабрь, "Татар-информ"). Төркия башкаласы Анкарада Россия илчесенә һөҗүм иткән кеше полициядә ике ел хезмәт иткән булган. Бу хакта Төркиянең эчке эшләр министры Сөләйман Сойлу белдерде дип яза INTERFAX.

"Һөҗүм итүче 1994 елда Айдын провинциясендә туган, полиция мәктәбен тәмамлаган. Аның исеме Мевлют Мерт Алинташ. Ул полициядә ике ел хезмәт иткән", - дип белдергән министр.

Һөҗүм вакытында тагын ике кеше яраланган. Министр үтерүченең кемнәр белән аралашканы тикшереләчәген белдергән.

Россиянең Төркиядәге илчесе Андрей Карлов 19 декабрьдә Анкарада фотокәргәзмә ачылган вакытта үтерелде. Һөҗүм итүче аның аркасына ата һәм тагын берничә кешене яралый. Һөҗүм итүчене махсус хезмәтләр атып үтерәләр. Төркия журналистлары аткан кешенең исламистик лозунглар кычкыруы хакында язалар. 

news_right_1
news_right_2
news_bot