news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россиянең Төркиядәге илчесе үтерелү сәбәпле җинаять эше кузгатылган

РФ Тышкы эшләр министрлыгы һөҗүмне террор акты дип атады.

(Казан, 19 декабрь, "Татар-информ"). Россиянең Төркядәге илчесенә үтерү факты буенча җинаять эше кузгатылган. Бу хакта "Интерфакс" Тикшерү комитетының рәсми вәкиле Светлана Петренкога сылтама белән хәбәр итә. 

Җинаять эше РФ Җинаять Кодексының 360 маддәсе (Дәүләт яклавы хокукына ия чит ил гражданына һөҗүм итү) факты буенча ачылган. 

Россиянең Төркиядәге илчесе Андрей Карлов Анкарада фотокүргәзмә вакытында атып үтерелде. Әлеге вакытта кем икәнлеге билгесез булган кеше пистолеттан дипломатка һәм тагын берничә кешегә ата. Һөҗүм итүчене Төркиянең махсус хезмәтләре атып үтерә.

Төркиянең Hurriyet сайты хәбәр итүенчә, җинаятьче "Алеппоны онытмыйбыз, Сирияне онытмыйбыз. Безнең туганнар тынычлыкта булмаганда, сез дә тынычлыкта булмаячаксыз", - дип кычкырган. 

Россия Тышкы эшләр министрлыгы бу һөҗүмне террор акты дип атады. Анкара мэры Мелих Гегчек бу һөҗүм Россия белән Төркия арасындагы мөнәсәбәтләрне бозу өчен эшләнелгән дигән фараз әйтте.

Андрей Геннадиевич Карлов 1954 елда туган. 1976 елдан дипломатик хезмәттә. 2001-2006 елларда Төньяк Кореядә илче, 2007-2013 елларда Тышкы эшләр министрлыгы аппаратында. 2013 елның июленнән Төркиядә илче. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100