news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Россиянең су тубы буенча җыелма командасы Казанда узучы Евразия уеннарында Казакъстан командасын тагын тар-мар итте

Казанда узучы II Евразия уеннарының икенче көне су тубы буенча Россия хатын-кызлар җыелма командасына икенче җиңүне китерде

(Казан, 6 сентябрь, «Татар-информ»). Казанда узучы II Евразия уеннарының икенче көне су тубы буенча Россия хатын-кызлар җыелма командасына икенче җиңүне китерде.
Максим Кордонский уенчылары Казакъстан җыелма командасын 23:5 (5:1, 7:0, 7:3, 4:1) исәбенә тар-мар итте. Россия җыелма командасы һөҗүмчесе Диана Богданова көндәшләре капкасына биш туп кертүгә иреште. Ике уен көненнән соң Диана Богданова (аның исәбендә 9 туп) турнирның иң яхшы һөҗүмчеләре таблицасының башында тора. Матчта Анна Богданова – ике, Мария Шульга һәм Светлана Кузина 3 әр туп кертте.
Бүген үзәк һөҗүмче Мария Симкина Россия ватерполочылары капкасына өч туп кертеп, Казакъстан командасының иң нәтиҗәле уенчысы дип табылды. Бу хакта турнирның матбугат үзәге хәбәр итә.


 

news_right_1
news_right_2
news_bot