news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100

Россиянең спорт вузларын модернизацияләүгә ел саен 2 млрд. сум акча бүлеп биреләчәк

РФ спорт, туристлык һәм яшьләр сәясәте министры спорт вузларының матди-техник базасы җитди ныгытуга мохтаҗ дип саный

(Казан, 24 октябрь, «Татар-информ», Михаил Миронов). Якындагы 5 елда Россиянең спорт вузларын модернизацияләүгә ел саен 2 млрд. сум бүлеп биреләчәк. Бу хакта РФ спорт, туристлык һәм яшьләр сәясәте министры бүген Казанда “Россия – спорт державасы” форумы нәтиҗәләре буенча узган матбугат конференциясендә белдерде.
“Россия спорт вузларының матди-техник базасы җитди ныгытуга мохтаҗ. Кайвакытта үз бассейннары булмаган килеш йөзәргә өйрәтүләрен күрергә туры килә, - дип билгеләп үтте Виталий Мутко.
“Быел ук бюджеттан вузларның матди базасы өчен 2 миллиард сум бүлеп бирәбез. 5 ел дәвамында Россия спорт вузлары ел саен 2 млрд. сум акча алачак дип вәгъдә итәм”, - диде РФ спорт, туристлык һәм яшьләр сәясәте министры.

news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_bot_970_100