news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Россия халкы биометрия ярдәмендә ауга рөхсәт кәгазьләрен рәсмиләштерә алачак

Россиялеләрнең 2026 ел ахырына кадәр биометрия кулланып ауга рөхсәт алу мөмкинлеге булачак. РИА Новости агентлыгы танышкан ведомство программасыннан күренгәнчә, Цифрлы үсеш, элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министрлыгы бу яңа сервисны 30 ноябрьгә кадәр гамәлгә кертергә ниятли.

Документта ау документларын, шул исәптән биометрия кулланып, онлайн рәвешле рәсмиләштерү мөмкинлеге каралган.

«Ау билетларын (шул исәптән биометрия буенча) һәм реестрдан өземтәне онлайн режимда алу, җәнлек ауларга, шулай ук ярым ирекле шартларда асрарга һәм үрчетергә рөхсәтләр бирү», – диелә программада.

Яңа сервис якынча 4 миллион гражданга исәпләнер дип көтелә. Аны булдыру өчен 1 миллион сум каралган.

Шул ук вакытта, электрон ау билетын «Дәүләт хезмәтләре» аша инде хәзер дә рәсмиләштерергә мөмкин. Гариза биргәннән соң, аның әзер булуы турындагы хәбәр биш эш көне эчендә шәхси кабинетка килә яки мобиль кушымтаның «Документлар» бүлегендә күренә.

news_right_1
news_right_2
news_bot