Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Россиянең паралимпия җыелма командасы Казанга чаңгы марафонына киләчәк
2017 елның 4 февраленә билгеләнгән марафон дөнья Кубогына оештырылучы ярышлар белән бер вакытка туры килә, шуңа күрә шик бар иде.
(Казан, 2 ноябрь, «Татар-информ», Ольга Голыжбина). Чаңгыда узышу һәм биатлон буенча Россиянең паралимпия җыелмасы тренеры Ирина Громова команданың тулы составта 2017 елның 4 февралендә Казанда узачак чаңгы марафонында катнашачагын раслады. Ярышлар «Локомотив» стадионында узачак. Бу хакта бүген «Татар-информ»га интервьюда Казан чаңгы марафоны директоры Артур Сабитов хәбәр итте.
«Чынлап та, паралимпия җыелмасы тренеры команданың тулы составта чаңгы марафонында катнашачагын раслады. Бу безнең өчен югары дәрәҗә. Шулай ук спорт чарасында йолдызлы кунаклар катнашуы планлаштырыла. Без ил командасының Казанга киләсенә ышанабыз. Әмма бу көнне Дөнья кубогы буенча да марафон уза. Без бу көнне – 4 февральне, Россия эчке чемпионатына ориентлашып билгеләгән идек. Дөнья кубогы марафонын исәпкә алмаганбыз. Шунлыктан, әлеге ярышта катнашучы әйдәп баручы чаңгычылар, димәк, бездә катнаша алмый», – дип аңлатты ул.
Булачак ярышларның оештыру комитеты рәисе чаңгычыларга үз графикларын булдыру кыен икәнен һәм аларның үз вакытларына хуҗа булмауларын искәртеп үтте. Аның әйтүенчә, югары дәрәҗәдәге спортчыларның нинди чараларда катнашуын алдан билгеләү кыен. Шуңа йолдызлы спортчылар исемлеге әлегә хәбәр ителми.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз