news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Россия халкы май бәйрәмнәрендә 1-3 майда һәм 9-11 майда ял итәчәк

Россия халкы май бәйрәмнәрендә 1-3 майда һәм 9-11 майда ял итәчәк
Фото: © «Татар-информ», Михаил Захаров

Россиядә алда торган май бәйрәмнәре соңгы сигез елда иң кыскасы булачак. «SuperJob» компаниясенең юридик практика җитәкчесе Александр Южалин шулай дип белдерде. Бу хакта РИА Новости агентлыгы хәбәр итә.

Ул аңлатканча, быел май бәйрәмнәре Яңа ел каникулларыннан ял көннәре күчерелмәү сәбәпле кимеде. Нәтиҗәдә, россиялеләр ике тапкыр өчәр көн ял итәчәк.

Бәйрәмнәрнең беренче өлеше 1 майдан 3 майга – җомгадан якшәмбегә кадәр, ә икенчесе 9 майдан 11 майга - шимбәдән дүшәмбегә кадәр дәвам итә, чөнки ял көне дүшәмбегә күчерелгән.

Гомумән алганда, май аенда атнасына биш көн эшләүче хезмәткәрләр өчен 19 эш көне һәм 12 ял көне каралган.

news_right_1
news_right_2
news_bot