news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Россиянең нәсел утарлары – илкүләм идея» темасына III Бөтенроссия конференциясе була

Форум дәүләт дәрәҗәсендә нәсел утарлары оештыру буенча закон чыгару органнарына мөрәҗәгать итүне төп максат итә

(Казан, 24 ноябрь, «Татар-информ», Миләүшә Низаметдинова). 5,6 декабрьдә Барнаул шәһәрендәге И.И.Ползунов исемендәге Алтай дәүләт техник университетында «Россиянең нәсел утарлары – илкүләм идея» темасына III Бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясе үткәреләчәк.

Әлеге инициатива белән чыккан Алтай крае Җәмәгать палатасы конференциядән соң дәүләт дәрәҗәсендә нәсел утарлары оештыру буенча закон чыгару органнарына мөрәҗәгать итүне төп максат итә һәм моның өчен җәмгыятькә Россиядә нәсел утарлары булдыру хәрәкәтенең масштабын күрсәтү, нәсел утарларыннан торган торак пунктлар оештыру тәҗрибәсен өйрәнеп берләштерү, андый торак урыннары булдыру регламенты һәм законы өчен нәрсәләр таләп ителгәнне ачыклау, «Нәсел утарлары» идеясен киң тарату һәм популярлаштыру, нәтиҗәдә, теләктәшләр табу кебек бурычлар куя.

Аерым алганда, Алтай краенда исә нәсел утарларыннан торган торак пунктлар булдыру юлы белән авылны торгызу буенча максатчан программа эшләнгән. Аны әзерләгән Җәмәгать палатасының эшче төркеме ниятләнгәнне тулысынча Алтай каренда һәм, гомумән, Россия Федерациясе күләмендә тормышка ашыру өчен тиешле  закон базасы юклыкны искәртә һәм шуны булдыру хәстәрен күрә башлады, дип хәбәр итә Тартария.ру. Бу хакта тулырак мәгълүмат http://www.mestorodaaltai.ru/ сайтыннан табарга була.

Конференциядә катнашырга теләгәннәрдән sotvory@rol.ru адресы буенча 1 декабрьгә кадәр заявкалар кабул ителә, тел.: 8-3852-44-51-61, 8-913-272-21-95 (Светлана) һәм 8-3852-45-02-50, 8-913-210-34-29 (Елена).


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100