Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Россиянең медицина вузлары спорт фестивале финалы 2017 елда Казанда узачак
Фестивальдә яшьләр волейбол, баскетбол, өстәл теннисы, дартс, гер күтәрү, ГТО, бадминтон кебек спорт төрләрендә көч сынашачак.
(Казан, 20 декабрь, “Татар-информ”). Россиянең медицина һәм фармацевтика вузлары студентларының VI “Физик культура һәм спорт – табибның икенче һөнәре” фестивале финалы 2017 елда Татарстан башкаласында узачак. Казан дәүләт медицина университеты матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, ярышлар башта Россиянең барлык федераль округында да үткәреләчәк. Анда 59 югары уку йортыннан 3 меңнән күбрәк студент катнашачак.
Россия Сәламәтлек саклау министрлыгы, Татарстанның Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы оештырган фестивальдә яшьләр волейбол, баскетбол, өстәл теннисы, дартс, гер күтәрү, ГТО, бадминтон кебек спорт төрләрендә көч сынашачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз