news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Россиянең Мөселман эшмәкәрләре ассоциациясе вәкиллекләре арттырылачак – Айдар Шаһимәрдәнов

Ассоциация президенты бу хакта Икенче Бөтенроссия мөселман эшмәкәрләре корылтае узуы уңаеннан хәбәр итте.

(Казан, 6 гыйнвар, “Татар-информ”, Гөлүзә Гыймадиева). Россиянең Мөселман эшмәкәрләре ассоциациясе президенты Айдар Шаһимәрдәнов 2017 елда да ассоциациянең вәкиллекләре челтәрен киңәйтү эшләре дәвам итәчәк, дип белдерде. Бу хакта ул “Азан” радиосы оештырган тапшырудагы әңгәмәдә хәбәр итте.

Россия Мөселман эшмәкәрләр ассоциациясенең 2016 елның ахырына 22 вәкиллеге бар дип исәпләнә. Шуларның 11е — Россиядә, ә калганы чит илдә, дип белдерә Айдар Шаһимәрдәнов.

“Азан” радиосы оештырган тапшыруда Айдар Шаһимәрдәнов 2016 елга ассоциация тарафыннан куелган максатларның барысына да ирешелде дип саный. "Ел икътисади, сәяси планда авыр булды. 2016 елда безнең ассоциациянең вәкиллекләре челтәрен киңәйтү эшләре алып барылды. Бу юнәлештә эшчәнлекне  2017 елда Россиядә дә, чит илләрдә дә дәвам итәргә уйлыйбыз”, — диде ул.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot