Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Россиянең мөселман эшмәкәрләре Арча районы белән хезмәттәшлек турында килешү төзегән
Эшмәкәрләр Арчаның инвестициясе белән танышкан һәм хезмәттәшләрнең тәҗрибәсен өйрәнгән.
(Казан, 30 май, «Татар-информ»). Арча мәдәнияте йортында Россиянең йөздән артык мөселман эшмәкәрләре җыелган. Биредә Россия эшмәкәрләре мөселманнары ассоциациясенең Private Club әгъзалары ислам бизнесы белән шөгыльләнүче кешеләрне бер оешмага берләштергән. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына шул вакыйгада катнашучы хәбәр итте.
Агентлык чыганагы сүзләренчә, Россия эшмәкәрләре мөселманнары ассоциациясе вәкилләре Арча районы инвестициясе белән танышкан һәм хезмәттәшлек турында килешүгә кул куйган. Алар хезмәттәшләренең тәҗрибәсен өйрәнеп, мәдрәсә төзүчеләргә ярдәм күрсәткән, шагыйрь Габдулла Тукайның туган ягын караган һәм балалар тәрбияләүгә багышланган яңа проект тәкъдим иткән.
Вакыйгада катнашучыларга сәламләү сүзе белән Россия эшмәкәрләре мөселманнары ассоциациясе президенты Айдар Шаһимәрдәнов XX гасыр башына кадәр мөселман эшмәкәрләре татар дөньясы өчен бик күп эш башкарганнарын, мәктәп, хастаханә һәм озак еллар халыкка хезмәт иткән башка биналар төзегәннәр хакында сөйләгән.
«Ә киләчәк буын өчен без нәрсә эшлибез, үзбездән соң нәрсә калдырабыз? Мөселманнар бүгенге заманда җәмгыятькә файда күрсәтергә тиеш. Очрашу да нәкъ менә Тукайның ватанында һәм Туган телләр һәм халык бердәмлеге елында уза», — дигән Айдар Шаһимәрдәнов.
Арча районы мөхтәсибе Әмир Миңнемуллин очрашуны оештырган өчен Россия эшмәкәрләре мөселманнары ассоциациясенә рәхмәт белдергән, шәһәрдә мәдрәсә төзү турында сөйләгән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз