Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Россиянең Мәгариф министрлыгы чит ил студентларына квоталарны арттырырга ниятли
Россиянең Мәгариф һәм фән министрлыгы бу квоталарны якынча 30 процентка арттырырга тәкъдим итә.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
(Казан, 26 гыйнвар, “Татар-информ”). Россия Федерациясенең Мәгариф һәм фән министрлыгы Россиянең югары уку йортларында бушлай уку урыннарын чит ил студентларына тагын 50 меңгә арттырырга тәкъдим итә. Бу хакта Россия Федерациясенең мәгариф һәм фән министры урынбасары Людмила Огородова хәбәр итә, дип яза ТАСС.
“Без министр белән чит ил студентлары өчен квотаны арттырырга булдык. Моның өчен без 50 мең урын сорадык. Шулай итеп, аларның саны якынча 30 процентка артачак”, – дигән Людмила Огородова.
Министр урынбасары чит ил студентларына иң кызык өлкәләр итеп, медицина һәм биотехнологияләрне аерып чыгара.
Шулай ук ул Россиянең югары уку йортлары моның кадәр чит ил студентларын кабул итәргә әзер дип белдерә. Соңгы елларда мәгариф һәм фән өлкәсендә инглиз телендә программалар эшләнгән, шул телдә аралаша алырлык укытучылар әзерләгән.
“Хәзерге вакытта закон буенча чит ил студенты укыганда визаны ике тапкыр алырга тиеш. Бу уңайдан, без Хөкүмәткә бу ихтыяҗны бетерү турында тәкъдим әзерлибез”, – дигән Людмила Огородова.
Бу Россиянең югары уку йортына укырга кергән студентка виза алу өчен документларны ике тапкыр бирергә кирәк булмаячак дигән сүз. Аларга абитуриент вакытында бер тапкыр алган виза да җитәчәк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз