Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
^Россиянең Мөфтиләр шурасы рәисе Равил Гайнетдин Палестина Президенты Мәхмүд Аббас белән очрашты
^Россиянең Мөфтиләр шурасы рәисе Равил Гайнетдин Палестина Президенты Мәхмүд Аббас белән очрашты
(Мәскәү, 1 февраль, «Татар-информ», Радик Әмиров). 31 гыйнварда Россиянең Мөфтиләр шурасы рәисе Равил Гайнетдин Палестинаның күптән түгел сайланган һәм РФнә рәсми визит белән килгән башлыгы Мәхмүд Аббас белән очрашты. Россиянең Мөфтиләр шурасында үткән очрашуда РФдә Палестинаның Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе доктор Хәйри Әбелфаттах Әл Оради, Мәскәү ислам университеты ректоры Марат хәзрәт Мортазин, Россиянең Аурупа өлеше мөселманнарының Диния нәзарәте рәисе урынбасары Дамир хәзрәт Гыйззәтуллин катнашты.
Әңгәмә барышында, аерым алганда, сүз Россия Федерациясе һәм Палестина мөселманнары арасында багланышларны алга таба үстерү турында барды.
«Безнең илгә визитыгыз РФдә ислам динен тотучылар өчен истәлекле вакыйга. Сезнең халыкның тормышын игътибар белән күзәтәбез һәм аның үзбилгеләнүгә омтылуын хуплыйбыз», - диде мөфти Равил Гайнетдин.
Мәхмүд Аббас Палестина халкына игътибарлары өчен Россия мөселманнарына рәхмәт белдерде. Үзара ихтирам нигезендә төрле конфессияләр белән мөнәсәбәтләр урнаштыру теләген ассызыклап үтте ул.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз