news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россиянең кулланучылар кәрҗинендә яшелчә һәм җиләк-җимешкә өстенлек булачак

Илдә кулланучылар кәрҗине биш елга бер тапкыр карала, соңгы тапкыр аны 2013 ел башында яңартканнар иде.

(Казан, 24 гыйнвар, “Татар-информ”). 2018 елдан Россиядә кулланучылар кәрҗинендәге минималь азык-төлек тупланмасын яңа кагыйдәләр буенча исәпли башлаячаклар, дип белдерә Россиянең Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы, дип яза "Известия".

Моның өчен Россия Сәламәтлек саклау министрлыгының сәламәт туклану таләпләренә җавап биргән азык-төлек куллану нормалары буенча тәкъдимнәре исәпкә алыначак. Бу очракта анда ярма һәм күмәчләр әзрәк булып (елына бер кешегә 126 килограмм урынына 96 килограммга калдырылачак), яшелчә һәм җиләк-җимешләргә өстенлек биреләчәк (114 килограммнан 140 килограммга һәм 60 килограммнан 100 килограммга кадәр арттырылачак). Ит (58 килограммнан 73кә кадәр), балык (18,5 килограммнан 22 гә кадәр) һәм сөт ризыкларын (290 килограммнан 325 килограммга кадәр) арттыру көтелә. Әлеге исәпләүләр эшкә сәләтле халык өчен билгеләнгән, ә пенсионерлар һәм балалар өчен алар берникадәр кимрәк.

Россиядә минималь азык-төлек тупланмасын, шулай ук көнкүреш товарларын һәм хезмәтләрен үз эченә алган кулланучылар кәрҗине биш елга бер тапкыр карала, соңгы тапкыр аны 2013 ел башында яңартканнар иде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100