news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россиянең Кино фонды кинотеатрларга ярдәм итү максатында бәйге игълан итте

Әлеге конкурста җиңеп, заманча җиһазландырылган кино залларында Россиядә төшерелгән фильмнар да күрсәтелергә тиеш булачак.

(Казан, 27 июль, "Татар-информ"). Россиянең Кино фонды кинотеатрларга ярдәм итү йөзеннән, дүртенче конкурс үткәрү турында игълан итте. Бу хакта Татарстан Мәдәният министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итте. Бәйге кысаларында, кинотеатрларны яңартуга һәм цифрлы заманча җиһазлар урнаштыруга 1 миллиард сум күләмендә акча бүленеп биреләчәк.

Конкурс Россия Федерациясенең 500 меңгә кадәр халык яшәгән торак пунктларына кагыла. Акчалар һәр кино залына 5 миллион сумга кадәр каралган. Әлеге конкурс аша җиһазландырылган кино залы өчен мәҗбүри шарт - бер квартал дәвамында күрсәтелгән киносеансларның 50 проценты Россиядә төшерелгән фильм булырга тиеш.

Кинотеатрларга ярдәм программасы илдә кино күрсәтү географиясен киңәйтүне максат итеп куя.

Искәртеп узабыз: 2015 һәм 2016 елларда Кино фонды кинотеатрларны модернизацияләү һәм цифрлы җиһазлар урнаштыруга өч тапкыр акча бүлеп биргән. Өч конкурс нәтиҗәсендә Россиянең 70 субъектында урнашкан 395 торак пунктта 434 зал ярдәм алган. Аларның 18 муниципаль кинозалы – Татарстанныкы.

Гаризалар 2017 елның 31 июленнән 25 августка кадәр кабул ителә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100