Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
«Россиянең кече шәһәрләре театры» проекты буенча семинар Буада узачак
Очрашу кысаларында спектакльдән өзек күрсәтү, спикерларның чыгышы һәм театр проектларын тәкъдим итү булачак.
(Казан, 4 сентябрь, "Татар-информ"). 6 сентябрь көнне Буа дәүләт драма театрында Татарстан Республикасы дәүләт һәм муниципаль театрларының җитәкчелеге һәм “Россиянең кече шәһәр театрлары” федераль проекты катнашучылары арасында методик семинар-очрашу узачак. Бу хакта бүген Татарстанның Театр әһелләре берлегенең матбугат хезмәте җиткерде.
Очрашу кысаларында спектакльдән өзек күрсәтү, спикерларның чыгышы һәм театр проектларын тәкъдим итү булачак.
Чарада Татарстан театрлары җитәкчеләре, альтернатив театр проектлары җитәкчеләре, республиканың Театр әһелләре берлеге, шулай ук Татарстан Дәүләт Советы һәм мәдәният министрлыгы вәкилләре катнашачак.
Чарада спикер булып Татарстан Дәүләт Советы рәисе урынбасары Римма Ратникова, мәдәният министрының беренче урынбасары Эльвира Камалова, “Россиянең кече шәһәр театрлары” проекты координаторы һәм Театр әһелләре берлеге рәисе урынбасары Эльмира Фәтхуллина чыгыш ясаячак.
Семинар Татарстанның театраль җәмәгатьчелеген “Россиянең кече шәһәр театрлары” федераль проектын тормышка ашыру процессына җәлеп итү һәм аның кысаларында киләчәк чаралар планын билгеләү максаты белән уздырыла.
Татарстанда “Россиянең кече шәһәр театрлары” проектында 7 театр катнаша: Буа дәүләт драма театры, Т. А. Миңнуллин исемендәге Түбән Кама татар дәүләт драма театры, Әлмәт татар дәүләт драма театры, В.А.Баталов исемендәге Бөгелмә дәүләт рус драма театры, С.Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт драма театры, Яшел Үзән музыка театры, Түбән Кама шәһәренең Яшь тамашачы театры.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз