news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россиянең кайбер төбәкләрендә уку елын 4 сентябрьдә башлаячаклар

Россия мөселманнары Диния нәзарәте башлыгы, мөфти Әлбир Крганов хәбәр иткәнчә, Мәскәү мәктәпләрендә Белем көнен башка вакытка күчермәячәкләр.

(Казан, 25 август, «Татар-информ»). Мәскәү мәктәпләрендә Корбан бәйрәменә бәйле рәвештә, Белем көнендә үткәрелә торган тантаналы линейканы 1 сентябрьдән 4сенә күчермәячәкләр, дип яза «Известия».
 
Россия мөселманнары Диния нәзарәте башлыгы, мөфти Әлбир Крганов хәбәр иткәнчә, Россиянең кайбер төбәкләрендә (мисал өчен, Башкортстанда), быел Корбан бәйрәме 1 сентябрьгә туры килгәнлектән, мәктәпләрдә уку елы 4 сентябрьдә башланачак.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100