Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Россиянең кайбер төбәкләрендә корылык булуы турында кисәтәләр
Быелгы язда Кырымда һәм Краснодар краенда явым-төшем 35 проценттан кимрәк булган.
(Казан, 8 май, «Татар-информ»). Россиянең кайбер төбәкләренә яз көне корылык булуы ихтимал. Россия Гидрометеорология үзәге фәнни җитәкчесе Роман Вильфанд шул турыда әйтте. Бу хакта ТАСС хәбәр итә.
Калуга, Смоленск, Курск, Әстерхан, Брянск, Орел, Белгород һәм Липецк өлкәләрендә, Краснодар краенда һәм Кырымда туфрак корылыгы өчен шартлар формалашты, дип искәртә Вильфанд.
Аның сүзләренчә, бу төбәкләрдә явым-төшем нормадан шактый түбән: күбесендә тиешле норманың 35 процентыннан артмаган. Әстерхан өлкәсендә — 26, Кырымда 25 процент күләмендә генә явым-төшем булган.
Май аенда явым-төшем җитәрлек булса, вазгыять көйләнергә мөмкин, шуңа күрә метеорологлар әлегә уңыш буенча төгәл фараз бирми.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз