news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Россиянең көньяк төбәкләре салкын циклга керә

Ул 10 ел буе дәвам итәчәк, дип белдерә Россия Фәннәр академиясенең Көньяк фәнни үзәге рәисе, академик Геннадий Матишов.

Россиянең көньяк төбәкләре салкын циклга керә
Султан Исхаков

(Казан, 2 гыйнвар, «Татар-информ»). Россиянең көньяк төбәкләре салкын циклга керә, ул 10 ел буе дәвам итәчәк, дип белдерде Россия Фәннәр академиясенең Көньяк фәнни үзәге рәисе, академик Геннадий Матишов. Бу хакта «Известия» яза.

Ул билгеләп үткәнчә, агымдагы елда Россиянең көньягында көннәр салкынайта. Климаттагы үзгәрешләр шул хакта сөйли, дип хәбәр итә РИА «Новости».

2017 елның беренче яртыеллыгында температура климатик нормадан түбәнрәк булды. Бу, үз чиратында, вегетациянең соңга калуына һәм җиләк-җимеш культураларының уңышы начар булуга китерде.

Матишов шулай ук һава торышындагы аномалияләрнең суднолар йөрешенә комачаулык итүен һәм балыкчылык тармагына тискәре йогынты ясавын әйтте.

news_right_1
news_right_2
news_bot